«Демография» милли проекты һәм «Аеклык ноктасы» социаль ятимлекне профилактикалау проектын тормышка ашыру максатыннан Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге хатын-кызларга Республика наркология диспансеры базасында тернәкләндерү узуда ярдәм күрсәттеләр.
Өч катнашучы белән индивидуаль тернәкләндерү программасы кысаларында фармакотерапия һәм психотерапия алымнарын кулланып дәвалау-тернәкләндерү чаралары үткәрелде, шуның нәтиҗәсендә өч әни дә тулы дәвалау курсы үтте һәм 23 ноябрьдә программаны уңай нәтиҗә белән тәмамлады. Бу, үз чиратында, биш балигъ булмаган баланың социаль ятимлеген булдырмый калырга мөмкинлек бирде.