«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек марафоны

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Сәламәтлек марафоны» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Чара ярыш формасында узды. Катнашучылар ике командага бүленеп, капитаннарны сайладылар. Командалар төрле конкурсларда катнаштылар. Ярыш күңелле һәм дустанә шартларда узды. Уенчылар ярышларда катнашу мөмкинлегенә шат булдылар, анда алар үзләренең физик сыйфатларын күрсәтә алдылар.

Шулай итеп, социаль хезмәт алучылар күңел күтәренкелеге, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм үзләре өчен актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International