Биектау районында абортлар проблемасы турында вебинарда фикер алыштылар

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

1 декабрьдә рухани Александр Ермолин инициативасы белән Биектау районында хатын-кыз теләге буенча йөклелекне ясалма өзүне профилактикалау мәсьәләләре буенча дистанцион түгәрәк өстәл оештырылды.

Түгәрәк өстәл эшендә «Умиление» Гаилә, аналыкны һәм балачакны яклау үзәге» АКБО вәкилләре катнашты. Алар абортларны профилактикалау һәм йөклелек чоры авыр узган хатын-кызларга ярдәм итү хисабына Россиядә демографик хәлне яхшырту буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Психолог Т. И. Палачева һәм «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Л. Р. Галявиева авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проекты буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Проект йөклелекне төрле срокларда өзүне профилактикалауга, баш тартуларны булдырмауга, гаилә кыйммәтләрен үстерүгә һәм яклауга юнәлдерелгән.

Түгәрәк өстәл кысаларында «Плюс 1» фильмын карау һәм фикер алышу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International