«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районында өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы тормышка ашырыла. «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яңа эш формаларын кертергә, социаль хезмәтләр спектрын киңәйтергә омтылалар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре үз эшләрендә нәтиҗәле тернәкләндерү методларын кулланалар. Хәзерге вакытта алар тозлы камырдан әвәләп ясауны күздә тота торган технологияне актив сыныйлар. Камыр белән эшләү барышында кулларның вак моторикасы, буыннар эше яхшыра. Шулай ук дәресләрдән өлкәннәр уңай эмоцияләр ала.