2 декабрьдән башлап МЕГА Казан сәүдә үзәгендә «Иске Казан әкиятләре» дигән инклюзив кием һәм аксессуарлар коллекциясе фотокүргәзмәсе уза. Аны «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе тәкъдим итә.
Коллекциянең нигезе – традицион татар костюмы, аны заманча аңлау. Коллекциядә борынгы традицияләр һәм заманча материаллар ярашкан. 15 кием, аяк киеме һәм аксессуарлар ансамбленнән торган коллекция Ольга Смирнова җитәкчелегендәге, «Киез НУР» киез басу остаханәсендә булдырылган. Проект кысаларында остаханәдә инвалидлыгы булган 20 кеше белем алды, 5се проектта эшкә урнаштырылган иде.
Идея авторы, сәнгать җитәкчесе – Неля Суркина. Костюмнар буенча рәссам – Марина Родионова.
«Иске Казан әкиятләре» кием-салым һәм аксессуарлар коллекциясе 2022 елда Казанда узачак инклюзив театральләштерелгән дефиледә тәкъдим ителәчәк.