«Ышаныч» үзәге социаль хезмәткәрләре озак вакыт карау системасы кысаларында укулар уздылар

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Төбәк тренеры Р. С. Габдрахманова Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләрен озак вакыт карау системасы буенча чираттагы укыту уздырды.

Практик дәрестә хезмәткәрләр карау процессын җиңеләйтергә һәм шул ук вакытта караучының сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирә торган дөрес һәм куркынычсыз манипуляцияләрне карадылар. Белгеч «кинестетика» төшенчәсе, урын өстендәге авыру кеше тирәсендәге киңлекне оештыру турында сөйләде, өстәмә тернәкләндерү чаралары, шулай ук ризыкны мөстәкыйль кабул иткәндә кыенлыклар кичерә торган гражданнар өчен махсус приборлар булуын күрсәтте.

Шулай ук яраның тиз арада терелүе өчен кешенең табигый тиресен имитацияләүче махсус медицина тасмалары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International