Балык Бистәсе районында «Игелек кәрҗине» социаль проекты оештырылды

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында Балык Бистәсе районының «Кайнар икмәк» кибетендә «Игелек кәрҗине» социаль проекты оештырылды.

Проектта район башлыгы Илдар Таҗетдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Акция кысаларында алынган азык-төлек продуктлары ярдәмгә аеруча мохтаҗ гражданнарга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International