317 казанлы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә булды

2021 елның 3 декабре, җомга

2 нче декабрь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада түбәндәге эш бирүчеләр катнашты: «Уютный дом» ИК ҖЧҖ, «Лента» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ ЖБИ заводы, «Элекон заводы» АҖ, «Тандер» АҖ («Магнит» кибете), «Татэлектромонтаж» АҖ, «Россельхозбанк» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, «Казань Экспресс Фулфилмент» ҖЧҖ.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча ирекле эш урыннары тәкъдим ителде: ПТО инженеры, инженер-төзүче, хисапчы, икътисадчы, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең г/о әйдәп баручы инженеры, ЮХИДИ транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, техник бүлек инженеры, гражданнар оборонасы буенча инженер, эксплуатация һәм юл хәрәкәте иминлеге бүлеге механигы, автотранспортны ремонтлау буенча остаханә башлыгы, кондуктор, диспетчер, сәүдә залы администраторы, кассир, сатучы, автомобиль йөртүче, түбә ябучы, слесарь, җыештыручы, ишегалды җыештыручы һ. б.

Вакансияләр ярминкәсендә 317 кеше булды. Алар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләре алдылар.

Эш эзләүче буларак исәптә торучы 36 кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International