Татарстанда хезмәт хакын түләү буенча бурычларны каплау эше дәвам итә

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Яр Чаллы шәһәре предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнгән.

Шулай итеп, «КамгэсЗяб» ҖЧҖ 27 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 157,1 мең сумлык бурычын түләде.

Шулай ук Лениногорск районының «Строительно-испытательная лаборатория» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнгән. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 2 хезмәткәргә 233,4 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International