1 декабрьдә Мәскәүдә Россия Пенсионерлар берлеге пленумы тәмамланды. Чара кысаларында ел саен үткәрелә торган иң яхшы региональ бүлекчәне билгеләү конкурсына йомгак ясалды.
Зур аерма белән, 173 мөмкин булганнан 163 баллны җыеп, беренче урынны Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге яулады. Премия өлкән яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап, хакимият органнары белән актив хезмәттәшлек итүче, үз территориясендә социаль проектларны гамәлгә ашыра, пенсионерлар белән актив эшли һәм бу хезмәтнең реаль нәтиҗәләрен күрсәтә ала торган региональ бүлекчәгә бирелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлекчәсе коллективын җиңүләре белән котлый һәм республика халкы файдасына алга таба да эшләрендә уңышлар тели.