Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында, 2021 елның 7 декабрендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча «Сила в детях» хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларны тернәкләндерү өчен җиһазлар тапшырылды.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча «Мин булдырам» автоном коммерцияле булмаган оешма Рәисе Ильясов Марат Мөдәрис улы үзе эшләгән тренажерларны тәкъдим итте һәм тернәкләндерү үзәгенә барлыгы 300 000 сумлык җиһазлар тапшырды.
Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе З.Р. Вәлиева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары А.Р. Мөбәрәкшин, «Сила в детях» Хәйрия фонды директоры, «Әтиләр берлеге» ТР төбәк җәмгыять оешмасы рәисе А.Л. Загретдинов, Бөтенроссия инвалид балалар әти-әниләре оешмасы рәисе Ж.В. Халтурина, шулай ук инвалид балаларның ата-аналары катнашты.