1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелекле эшләр» акциясе уздырыла. Аның максаты – өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү.
Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге волонтерлар белән берлектә тормыш эшчәнлеге чикләнгән гражданнар йортларында генераль җыештыру үткәрәләр, йорт яны территориясен боздан һәм кардан чистарталар. Социаль хезмәтләр алучылар кайгыртучанлык һәм игътибар өчен ярдәмчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.