Инвалидлар декадасы кысаларында Минзәлә районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бик матур һәм тантаналы вакыйга булып узды – никах укылды.
Социаль хезмәтләр алучылар Заһир Закиров һәм Миңнефәридә Сәфиуллина язмышларын берләштерергә һәм алга таба тормыш юлын кулга-кул тотынып үтәргә булдылар. Махсус бу мөһим вакыйга өчен мулла чакырылган иде.
Өлкәннәрне шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, шәһәр башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма сәркәтибе Роза Салдаева, социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова, интернат-йорт директоры Айгөл Маштакова котладылар.
.jpg)