Алабуга интернат-йортында Инвалидлар декадасы ничек уза

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

1 декабрьдә башланган Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне төрле чаралар, концертлар һәм мастер-класслар белән сөендерә.

Шулай итеп, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортын учреждение карамагындагылар һәм хезмәткәрләр ясаган картиналар белән бизәделәр. Тематик картиналар холлларда, коридорларда, җәйге бакчада урнаштырылды.

1 декабрьдә яшәүчеләр «Шигъри иртә» дигән онлайн-очрашуда катнаштылар. Россиянең төрле интернат-йортларыннан әдәбият сөючеләр Есенин, Бунин, Әхмәтова, Белый, Северянин һ. б. авторларның шигырьләрен укыдылар.

Учреждение карамагындагыларның көтеп алган билгеле бер көннәре бар, чөнки бу көннәрдә атна саен «Старост в радость» Хәйрия фондының онлайн-дәресләре уза. Шундый көннәрнең берсе – чәршәмбе. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр фондның музыкаль терапевты Татьяна Яковлева алып бара торган музыка терапиясе дәресләренә җыела. Чираттагы дәрестә сүз Никколо Паганини турында барды. Очрашуда катнашучылар скрипкачы һәм композитор турында фильм карадылар, аның кайбер әсәрләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International