Инвалидлар декадасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр концерт программасы оештырдылар.
Интернат-йорт хәзерге вакытта үзизоляция режимында эшләгәнгә күрә, районда планлаштырылган акцияләрнең һәм чараларның төп өлеше онлайн форматта уза. Чистай медицина училищесының волонтер-студентлары интернат-йортта яшәүчеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Быел балалар «Без төрле, әмма без бергә!» дигән видеоблок әзерләгәннәр иде.
Людмила Накарякова оештырган конкурс программасында яшь инвалидлар катнашты. Программа берничә уен, иҗади, спорт ярышларыннан һәм викторинадан торды. Катнашучылар барлык конкурс сынауларын үтәделәр һәм лаеклы бүләкләр алдылар.