Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече С. Н. Шәехова «Авыручы һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау һәм тернәкләндерү буенча чараларны оештыру һәм үтәү» программасы буенча укулар уздырды. Алар Казан милли тикшеренү технология университеты базасында узды.
Чара кысаларында тыңлаучыларга авыручы һәм өлкән кешене карау нигезләре, шулай ук кичектергесез халәтләрдә беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтүнең төп принциплары аңлатылды.
Укуның икенче өлеше дистанцион форматта узды. Курсларда катнашучы һәр кеше алган белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада мөстәкыйль кулланырга тырышты, алар киләчәктә эштә кулланылачак.
Соңыннан, тикшерү нәтиҗәләре буенча, белгечләргә квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.