Инвалидлар декадасы кысаларында, Яр Чаллы шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге ярдәмендә, «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара узды. Интерактив мәдәни-күңел ачу программасын балалар театр сәнгате мәктәбе укытучылары тәкъдим итте. Чарада 36 инвалид бала һәм 12 ата-ана катнашты.
Тамаша барышында персонажлар балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен һәм билгеләрен өйрәнделәр. Персонажлар белән аралашу аша реабилитантлар юл аркылы чыгу урынында үзеңне ничек дөрес тотарга, светофор сигналлары турында һәм башка бик күп нәрсәләрне аңладылар. Тамаша күңелле һәм файдалы булды.