Менделеевск районында өлкәннәр йортларында янгын хәбәрчеләре урнаштыру дәвам итә

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучылары һәм ялгыз яшәүчеләр фатирларында һәм йортларында бушлай автоном төтен хәбәрчеләре кую эше дәвам итә. Алар кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатларында куела, чөнки янгынны вакытында ачыкларга һәм янгын турында сигнал бирергә мөмкинлек бирә.

Янгын хәбәрчеләрен урнаштыру эшләре Менделеевск районы күзәтчелек эшләре һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, 86 нчы янгын-коткару бүлеге һәм «Өмет яры» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә башкарыла. Шулай ук гражданнар белән инструктаж үткәрелә, ашыгыч хезмәтләр номерлары язылган белешмәлекләр һәм буклетлар бирелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда янгын хәбәрчеләрен урнаштыру, социаль якланмаган халык төркемнәренең адреслы исемлекләре нигезендә, түләүсез нигездә башкарыла. Дәүләт янгын күзәтчелеге вәкаләтләренә күпфатирлы йортлардагы торак биналарның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү керми, ә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре теләсә нинди тикшерүләр яки профилактик чаралар үткәргәндә махсус киемнән булырга һәм хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International