17 декабрь 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2022 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов Орловлар гаиләсендә кунакта булды. Гаиләдә кечкенә кыз Ева тәрбияләнә.
12-14 декабрьдә Мәскәүдә Инвалид балаларның ата-аналарының IV бөтенроссия конференциясе-съезды уза. Чараны Бөтенроссия инвалид балалар әти-әниләре оешмасы уздыра.
2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.
Агымдагы елның октябреннән Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен бердәм номер эшли. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялгызлык яки туганнары тиешле ярдәм күрсәтмәү сәбәпле кирәкле ярдәмсез калуы очраклары да бар. 8-800-600-42-34 номеры буенча битараф булмаган барлык гражданнар социаль хезмәт оешмаларына ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар турында хәбәр итә ала.
2021 елның 9 декабренә республиканың медицина оешмаларына 56,4 мең татарстанлы китерелгән, шул исәптән 37 317 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.
Хәзер мәгълүматны өч очракта алырга мөмкин: бала туганда, пенсия яше җиткәндә һәм инвалидлык билгеләгәндә. Киләчәктә мондый тормыш хәлләренең исемлеге киңәйтеләчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2022 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән «Өлкәннәрне коронавирустан ничек сакларга» дигән темага әңгәмә оештырды. Бу эшкә Буа медицина училищесының студент-волонтерлары җәлеп ителде.