Инвалидлар декадасы кысаларында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәртәбәле кунаклар булып китте. Социаль хезмәтләр алучыларны сөендерергә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе килгән иде. Ул туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне дә игътибарсыз калдырмады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук учреждениегә район башлыгы исеменнән яңа диван бүләк иттеләр.
Район башлыгы урынбасары Роза Галеева, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов, башкарма комитет җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов, социаль яклау бүлеге башлыгы Элиза Мәрданшина да җылы котлау сүзләре ирештерделәр.
«Юлдаш» агитбригадасы артистларының матур концерт программасы һәркем өчен чын бүләк булды.