Бүген Казанда Универсиада авылының концерт залында начар ишетүче кешеләр өчен DeafSkills һөнәри осталык буенча беренче милли чемпионат ачылды. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Чемпионат ачылышына Казанга Бөтендөнья начар ишетүчеләр федерациясе вице-президенты, Дания Инвалидлар оешмасының хезмәттәшлек стратегияләре буенча комитеты әгъзасы, Дания Инвалидлар оешмасының грантлар буенча комитет әгъзасы Каспер Бергманн килде. Бүген ул Казанның начар ишетүче балалар мәктәбендә булды.
«Катнашучыларның яше – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. Чемпионатны оештыручыларга Казан һөнәри осталык буенча милли чемпионатны уздыру мәйданчыгы итеп сайланганы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу идеяне ТР Президенты да хуплады. Республикада бүгенге көндә ишетүдә тайпылышлары булган 6 мең кеше яши. Социаль һәм һөнәри тернәкләндерү, инвалидлык һәм начар ишетүче кешеләрне һөнәри ориентлаштыру буенча комплекслы, системалы эш оештырылган», – диде министр.
26 компетенция буенча ярышларда Россиянең 57 шәһәреннән 220 дән артык кеше катнашачак. Аларның чыгышларына 130 эксперт бәя бирәчәк. Начар ишетүче кешеләр өчен DeafSkills һөнәри осталык буенча беренче милли чемпионат Татарстан башкаласында 11 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.