Бүген Казанда Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чаралар уза

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бүген тантаналы чаралар Татарстан башкаласында да уза.

Иртәдән Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Россиянең махсус моторизация полкы хәрбиләре катнашты, алар мемориалга чәчәк салдылар. Тантана Татарстан Республикасының атказанган артисты, майор Вадим Кравчук җитәкчелегендәге Россия гвардиясе Казан полкы хәрби оркестры аккомпанементы астында узды.

11.00 сәгатьтә чаралар Казан Ратушасында дәвам итәчәк, анда республика Геройлары хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International