Шушы көннәрдә Волонтерлар көне һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Буа ветеринария техникумында «Могҗизалар кыры» уены узды. Уенчылар арасында булачак икътисадчылар, газчылар, пешекчеләр һәм юристлар бар иде. Уенның темасы – коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, аның тарихи тамырлары, коррупция төрләре, аның нәтиҗәләре.
Очрашу башында алып баручы чарада катнашучыларны уен кагыйдәләре белән таныштырды. Сораулар бик кызыклы һәм гадәти булмаган иде. Һәр тур ахырында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре уенда катнашучыларга бүләкләр өләштеләр. Шулай ук алар волонтерларга иреклеләр эшчәнлегендә актив катнашулары, мәрхәмәтлек күрсәтүләре һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Мондый чаралар төркемдә эшләү күнекмәләрен, коррупциягә тискәре караш формалаштыралар, яшьләрнең социаль активлыгын тәрбиялиләр.