Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан 60 меңгә якын вакансия тәкъдим ителә

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

2021 елның 15 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 921 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 314 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,59 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59 885 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 544 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,2 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 480 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 18 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International