Буа интернат-йортында финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр уза

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Россия банкының «Өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгеч Д. В. Гыйльфанова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар онлайн-дәресләрдә катнашалар.

Финанс грамоталылыгы нигезләре өлкән яшьтә еш була торган хаталарны булдырмаска булыша. Онлайн-дәресләр социаль хезмәтләр алучыларны шәхси матди ресурслар белән грамоталы идарә итәргә өйрәтә, бу кешегә барлык керемнәрнең һәм чыгымнарның исәбен алып барырга, акчалата ресурслар белән эш итәргә, киләчәкне планлаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International