«Астра» тернәкләндерү үзәгенә хәйрия ярдәме күрсәтелде

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге инвалидлар декадасы кысаларында шәһәр һәм район хәйрия акцияләрендә актив катнашты.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова онлайн режимда «Игелекле эшләр марафоны» гомумшәһәр чарасында чыгыш ясады һәм үзәккә нәфис әдәбият алу өчен сертификат тапшырды. «Роквул-волга» ҖЧҖ сәнәгать предприятиесе «Астра»га һаваны зарарсызландыру өчен 12 күчмә рециркулятор, «Соллерс Форд» ҖЧҖ – 100 мең сумлык сертификат, «Шаркад» «Супер Такси» ҖЧҖ – телевизор, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы – балалар һәм аларның ата-аналары өчен ел дәвамында бушлай музейларга йөрү өчен сертификат тапшырдылар. «Элика» җиһазлар фабрикасы һәм ШЭ Миңнегалиева тернәкләндерү үзәген изостудия өчен җиһазлар белән сөендерделәр.

Шулай ук ункөнлек кысаларында кайбер гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтелде. Шулай итеп, дүрт инвалид баланың ата-аналарына тернәкләндерү чаралары алу өчен акча бирелде. «Хыяллар чынга аша» акциясе кысаларында шәһәр һәм район җитәкчеләре 17 балага конструкторлар, машиналар, планшетлар һәм уеннар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International