«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы уздырылды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында 15 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды. Ул физкультура белән шөгыльләнүгә гадәт формалаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.

Дәвалау физик культура буенча инструктор җитәкчелегендә катнашучылар разминка ясадылар, ә соңыннан гимнастик эскәмия һәм инвентарь ярдәмендә төрле күнегүләр комплексларын үтәүгә актив кушылдылар. Өйрәнелгән техниканы ныгыту өчен «Кем тизрәк?» уены үткәрелде.

Чарада ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International