«Наз» үзәгендә район башлыгы белән очрашу узды

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркемендә узган дәрестә булды. Ул социаль хезмәтләр алучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, алар белән үткәрелгән дәресләр турында сөйләште, аларның кызыксынулары турында сорашты. Шулай ук район башлыгы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагыларга һәм хезмәткәрләргә торт бүләк итте.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре барлык катнашучылар өчен дә мастер-класс үткәрделәр: Яңа ел алдыннан социаль хезмәт алучылар төрле чыршы уенчыклары ясадылар. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.

Шулай ук Рамил Нотфуллин «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә булды, анда ул бүлекнең агымдагы эшчәнлеге белән танышты, социаль хезмәт алучылар белән очрашты. Пенсионерлар һәм инвалидлар район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International