Яңа ел чаралары кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында спартакиада булып узды. Чараның максаты булып өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында физик культура һәм спорт кыйммәтләрен пропагандалау һәм популярлаштыру торды.
Спартакиада үткәрергә интернат-йортта яшәүчеләр үзләре тәкьдим итте. Ярышлар дүрт дисциплинада үтте: шашка, шахмат, кул көрәше, идәндә яткан килеш кулларны бөгү.
Көннең беренче яртысында шашкачылар һәм шахматчылар ярышты. Шахмат буенча беренче урынны Анатолий Беланов алды, икенче урынны Геннадий Щукин һәм Валерия Камилова бүлеште. Шашка буенча беренчелектә Юрий Пустынин иң яхшысы булды, икенче урында – Елена Кузьмина һәм Петр Миронов.
Көннең икенче яртысында турнир тренажер залында узды. Кул көрәше буенча беренче урынны Петр Миронов яулады, икенче һәм өченче урыннарны билгеләмәскә булдылар. Хатын-кызлар ярышның бу төрендә үзләрен бик актив күрсәттеләр. Елена Кузьмина – беренче, Любовь Малкова икенче урынны яуладылар.
Кулларны бөгү буенча ярышларда Михаил Рожин беренче булды, икенче урында – Петр Миронов, өченчедә – Сергей Васильев.
Ярышлардан соң җиңүчеләрне бүләкләү булды. Учреждение директоры Кирилл Мокшин катнашучыларны җиңүләре белән котлады һәм грамоталар, кубоклар һәм татлы бүләкләр тапшырды.
Иң өлкән катнашучы – 81 яшьлек социаль хезмәтләр алучы Александр Ткачев – кызыксындыру бүләге алды.