15 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Марина Анисимова мәктәп яшендәге балалар белән «Үзенчәлекле спортчылар – Махсус Олимпиада геройлары» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты – балаларны паралимпия хәрәкәте тарихы, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән танылган спортчылар белән таныштыру.
Укучылар Олимпиада һәм Паралимпиаданың нәрсә икәнен белделәр, читтән торып спортчылар Николай Полухин һәм Михалина Лысова янында кунакта булдылар, аларның язмышы һәм спорт карьерасы турында белделәр. Шулай ук тәрбияләнүчеләргә дөньяда һәм Россиядә паралимпия хәрәкәте тарихы турында сөйләделәр.
Әңгәмәдән соң укучылар «Паралимпиячеләр – безнең заман геройлары» дигән фильм карадылар. Балалар мондый кешеләрнең чын герой булуына инандылар. Аларга, спорт дисциплиналарында көндәшләреннән тыш, көн саен үзләренең чикләнгән физик мөмкинлекләре белән дә җитди көрәш алып барырга туры килә.