Алабуга интернат-йортында мәдәни-көнкүреш комиссиясе төрле сорауларны хәл итәргә булыша

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Учреждениенең әлеге эчке органы администрация вәкилләре һәм картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрдән тора. Ул социаль хезмәт алучыларны мәдәни-массакүләм һәм тәрбия эшендә актив катнашуга җәлеп итү, яшәү һәм хезмәт күрсәтү шартларын яхшырту өчен булдырылган. Мондый уртак, диалог өчен ачык үзара хезмәттәшлек учреждение өчен мөһим булган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Мәдәни-көнкүреш комиссиясе утырышлары атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә уза. Комиссия составына Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр һәм учреждениенең төп бүлекчәләреннән җаваплы хезмәткәрләр керә: табиблар, социаль хезмәткәрләр, административ-хуҗалык бүлекчәсе, азык-төлек блогы хезмәткәрләре. Кирәк булганда, башка белгечләр дә җәлеп ителә.

Чираттагы утырышта өлкән шәфкать туташы Валентина Недопекина куркынычсызлык чараларын үтәү, салкын тию авыруларын профилактикалау кирәклеген тагын бер кат искә төшерде, саклау битлеген ничек дөрес итеп кияргә кирәклеген күрсәтте. Аннары Яңа елны бәйрәм итү, туклануны һәм товарлар сатып алуны оештыру, шулай ук башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International