«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Яңа елны өйләргә китерәбез» дигән акция үткәрделәр.
Яңа ел алдыннан күпләрнең чын Кыш Бабай булып, кемнеңдер хыялларын тормышка ашырасы килә. 10 декабрьдә Минзәлә муниципаль районында, «Игелек янәшәдә» хәйрия марафонында, «Теләкләр чыршысы» акциясе старт алды. Бәйрәм агачын социаль хезмәт алучылар булган, 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларның теләкләре язылган хатлар белән бизәделәр. Чыршыда барлыгы 18 хат бар иде.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәһәр советы депутаты Людмила Михайловна Мусаева булып китте. Ул барысын да Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Кичә Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Федотовка һәм Кузьминовка авылларында социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм чарасы уздырдылар. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның активлыгын саклап калуда ярдәм итү, Яңа ел кәефе булдыру.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2022 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
Бәйрәм алдыннан, күркәм традиция буенча, Минзәлә районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының башлангыч профсоюз оешмасы бәйрәм чарасы оештырды. Мәртәбәле кунаклар буларак чарага социаль яклау бүлеге башлыг Татьяна Мясникова һәм депутат Ирина Исмәгыйлева чакырылган иде.
Шулай итеп, Казан шәһәренең «Энергострой-73» ҖЧҖ 5 хезмәткәргә 388,9 мең сум түләде.
Яңа ел алдыннан, 28 декабрьдә, Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кар кызының Яңа ел маҗарасы» дигән театральләштерелгән тамаша оештырылды. Геройларны учреждение хезмәткәрләре һәм интернат-йортта яшәүчеләр уйнады.
2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.
31 декабрь алдыннан Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Бишек» социаль йортында булдылар. Кунаклар барысын да Яңа ел белән котладылар, социаль йортта яшәүчеләргә беренче кирәк-яраклар алып килделәр, ә балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар.