«Веста» социаль ярдәм үзәге балалар өчен бәйрәм әзерләде

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен бик күп кызыклы Яңа ел уеннары һәм күңел ачу чаралары әзерләгән иде. Балаларга янына бәйрәмгә кунакка буйлы курчаклар, әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Башта алар балалар белән уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, ә балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.

204 балага Яңа ел бүләкләре тапшыру бәйрәмнең кульминациясе булды. Аларны «Кыш Бабай бул» акциясе кысаларында «НТР» телерадиокомпаниясенә хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар китерде. Балалар һәм ата-аналар акцияне оештыручыларга бүләкләр өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International