«Кайгырту» приютында Халык сәнгате елы кысаларында дәрес уздырылды

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның һәм этник җәмгыятьләрнең мәдәни үзенчәлеген саклау максатыннан 2022 ел илдә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячеләре балалар белән тематик дәрес үткәрделәр.

Елена Зверева һәм Марина Заһидуллина тәрбияләнүчеләргә халык сәнгатенең баштан ук кешенең хезмәт эшчәнлеге белән бәйле булуын, аның гореф-гадәтләр нигезендә үсүен сөйләделәр. Балалар гжель, хохлома һ. б. халык һөнәрләре белән таныштылар, презентация карадылар. Балалар чүлмәкчелек эшенең талантлы халык осталары турында белделәр, шулай ук уенчыклар рәсемнәрен төрле бизәкләр белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International