6 нчы гыйнвар көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Раштуадан алып Крещениегә кадәр» дигән интерактив дәрес үткәрелде.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Альбина Сираева элек Русьтә Раштуаны, иске Яңа елны һәм Крещениене ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. Интернат-йортта яшәүчеләр сочельник, святки, колядкиның нәрсә икәнен белделәр. Шулай ук Альбина Сираева иске Яңа елны билгеләп үтү традициясе барлыкка килү турында сөйләде.
Чарада катнашучылар бик теләп үзләренең Раштуа тарихлары һәм гаилә традицияләре белән уртаклаштылар. Соңыннан катнашучылар игътибарына «Раштуадан алып Крещениегә кадәр» дигән документаль фильм тәкъдим ителде.