Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре тарафыннан Яңа ел каникуллары көннәрендә әзерләнгән программа өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидларның кызыксынуларын исәпкә алды.
Яңа ел төнендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында интернат-йорт хезмәткәрләре Гүзәл Кәбирова һәм Светлана Мединовская котладылар. Һәркем әкият геройларыннан көтелмәгән татлы бүләк һәм яхшы кәеф алды.
1 гыйнварда бүлек мөдире Елена Малолеткова җитәкчелегендә узган «Раштуа моңы» музыкаль рингында катнашучылар үзләренең вокаль сәләтләрен күрсәттеләр. Киләсе көнне, 2 гыйнварда, социаль эш буенча белгеч Анна Михеева «12 айда кунакта» дигән мультимедиа сәгате үткәрде. Социаль хезмәтләр алучыларны төрле илләрдә Яңа елны каршылау традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
3 гыйнварда өстәл уеннарын яратучылар адаптив физкультура буенча инструктор Ринат Ипаров оештырган спорт чемпионатында очраштылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.