Татарстанда өч эш бирүче хезмәт хакы буенча 2,8 млн сумнан артык бурычларын түләде

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч эш бирүчесе хезмәт хакы буенча бурычларын түләгән.

Шулай итеп, Яшел Үзән районының «Регион-Пронтех» ҖЧҖ 68 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 059,7 мең сумлык бурычын түләде.

Түбән Кама районында шәхси эшмәкәр А. А. Захаркин 43 хезмәткәргә 843,3 мең сум түләде.

Шулай ук Түбән Кама районында ШЭ Р. А. Никитина 40 хезмәткәр алдындагы гомуми 922,1 мең сумлык бурычын түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International