«Веста» үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә булып кайтты

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Бәйрәм көннәрендә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча рейд уздырдылар.

Чаралар имин булмаган гаиләләрдәге хәлләрне контрольдә тоту, ата-аналарның игътибарын үз балаларын тиешенчә карау һәм тәрбияләү кирәклегенә юнәлтү, начар гадәтләрне, балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау, торак биналарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан үткәрелде.

Рейдлар барышында ата-аналар һәм балалар белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрелде. Һәр гаиләгә белешмәлекләр тапшырылды. Рейдлар барышында белгечләр 71 гаиләдә булдылар, аларда 132 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International