Алексеевск районы социаль приютында тәрбияләнүчеләргә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел каникуллары вакытында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Виктор Лифанов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында дәрес үткәрде.

Урамда һәм өйдә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру максатыннан төрле ситуацияләр уйнатылды. Тәрбияче балаларга игътибарлы һәм уяу булырга һәм тирә-юньдәгеләрнең үз-үзләрен тотышына игътибар итәргә кирәклеген аңлатты. Куркыныч хәлләрдә гамәлләр алгоритмын истә калдыру өчен, балалар уен формасында һәм күрсәтмә материал кулланып урамда һәм өйдә таныш булмаган кешеләр белән куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International