М. Симонов исемендәге сынау-конструкторлык бюросы хезмәт хакы буенча 9 млн сумга якын бурычын түләде

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Казан шәһәренең ике оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, «М. П. Симонов исемендәге сынау-конструкторлык бюросы» Фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ 148 хезмәткәр алдындагы гомуми суммасы 8 996,1 мең сум булган бурычын түләде.

Казан шәһәренең «Стайл» ҖЧҖ бер хезмәткәргә 13 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International