Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы арт-терапия дәресенең темасын уйлап табуга кышкы пейзажлар илһамландырды.
Хезмәт буенча инструктор Светлана Бокова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче гражданнар, кышкы табигатьнең гүзәллеген кәгазьгә төшерделәр. Мондый төркем дәресләре өлкән яшьтәге кешеләргә фантазия, вак моториканы үстерергә генә түгел, ә иҗаттан һәм төркемдә эшләүдән ләззәт алырга да ярдәм итә.
Арт-терапия чаралары йомгаклары буенча учреждение фойесында эшләр күргәзмәсе оештырыла, бу башка социаль хезмәт алучыларны да рәсем ясау белән шөгыльләнергә һәм вакытны кызыклы үткәрергә этәрә.