12 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют педагог-психологы Наталья Конова өлкән мәктәп яшендәге балалар белән «Аҗдаһаны тынычландыр» тренингы үткәрде. Чараның максаты – яшүсмерләр арасында үз-үзеңне агрессив тотуны коррекцияләү.
Тренинг барышында балалар бер-берсен кимсетмичә генә һәм үпкәләүсез аралашырга, авыр ситуацияләрне хәл итәргә өйрәнделәр. Балаларга агрессив реакциянең төрләре, сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Алган белемнәрен алар практикада кулландылар.
Тренинг ахырында социаль приютта тәрбияләнүчеләр үз характерларындагы үзенчәлекләр буенча автопортретлар ясадылар һәм бөтен төркем белән фикер алыштылар. Балалар тормыштагы проблемалы ситуацияләрне агрессиясез, үтемле юллар белән хәл итәргә мөмкин булуын аңладылар.