Ком терапиясе буенча дәресләр Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр арасында зур популярлык казана. Аларны шәфкать туташы Гөлшат Җиһаншина үткәрә.
Социаль хезмәт алучылар тулысынча ял итә алсын өчен дәресне учреждениенең кышкы бакчасында үткәрделәр. Биредә, яшеллек һәм чәчәкләр тирәсендә, тыныч музыка астында яшәүчеләр комда рәсем ясыйлар, алар белән төрле хайваннар фигураларын кулланып рольле уеннар уздыралар. Кагыйдә буларак, бу дәресләр индивидуаль формада уза – шулай итеп, социаль хезмәт алучылар үзләрен уңайлы хис итә.
Үткәрелгән чараларның нәтиҗәләре куандырыра: социаль хезмәт алучылар тынычлана, уңай якка омтыла. Югары Осланның интернат-йортында яшәүчеләрнең барысы да, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче гражданнар да әлеге эш формасы белән колачланган.