Буа интернат-йортында иске Яңа елны билгеләп үтәләр

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм чаралары уза – учреждениедә иске Яңа елны билгеләп үтәләр.

Көн күңелле викторина белән башланып китте. Балалар янына кунакка Кыш Бабай һәм Кар кызы килде, алар бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, озын гомер һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләделәр. Социаль хезмәт алучылар уеннарда бик теләп катнаштылар, таныш җырлар җырладылар һәм, әлбәттә, күңелле музыкага биеделәр.

Чарадан соң барысына да татлы бүләкләр тапшырылды. Һәркем көн буена күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International