«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Яңа ел бәйрәмнәре артта калды, әмма бәйрәм тамашалары тәмамланмады. 13 гыйнвар көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Кар бабай кунакка килгән. Аның белән очрашуда 28 реабилитант һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Кар кунагы балаларга кызыклы уеннар һәм кызыклы сораулар тәкъдим итте, аларны игътибарлылыкка тикшерде. Балалар эстафетада катнаштылар, биеделәр.

Залда бәйрәм атмосферасы һәм шатлыклы хисләр хөкем сөрде. Балалар коммуникатив сыйфатлар, иҗади сәләтләр күрсәттеләр һәм хәйриячеләрдән татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International