Ел саен 11 гыйнварда Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова шушы датага багышланган дәрес үткәрде.
Чара виртуаль экскурсия рәвешендә узды. Балалар Казан шәһәренең парклары һәм скверлары буйлап сәяхәткә киттеләр. Алар шәһәрнең яңартылган парклары, аларның исемнәре белән таныштылар, паркларның тарихына чумдылар. Шулай ук һәркем үз шәһәрендә һәм районында парклар турында мәгълүмат белән уртаклашты, анда булган истәлекле урыннар турында сөйләде.
Дәрес ахырында балалар иҗади бирем алдылар –хыялдагы паркны ясау.