«Туган тел» шигырь укучылар бәйгесенә йомгак ясалды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның декабрь ахырында Республика балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы булды. Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм министрлыкның Республика ресурс үзәге.

Конкурсның максаты: туган тел традицияләрен яңарту аша сәнгатьле уку жанрын үстерү, төрле яшь төркемнәренең талантлы һәм артистик нәфис сүз осталарын ачыклау.

Балалар чыгышын министр урынбасары Юлия Абдреева, ресурс үзәге директоры Марина Горшунова, «Салават күпере» журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпова, Татарстан Республикасы Милли музеен үстерү буенча генераль директор урынбасары Зәринә Сафина һ.б. бәяләде.

Конкурста катнашучыларның барысы да сөйләм культурасының яхшы дәрәҗәсен күрсәттеләр, бу конкурс әсәрен сайлауда да, сәнгатьле итеп укый белүдә дә чагылыш тапты. Күпләр танылган шагыйрьләр әсәрләренә музыкаль-шигъри композицияләр тәкъдим иттеләр.

«5 тән 10 яшькә кадәр иң яхшы укучы» номинациясендә 14 видеоролик тәкъдим ителде. Җиңүчеләр өчлегендә:

1 урын – Риана Ризванова (Баулы районындагы «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют);

2 урын – Ралина Халикова (Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты);

3 урын – Алена Осокина (Бөгелмә районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты).

«11 дән 17 яшькә кадәр иң яхшы укучы» номинациясендә жюри 14 видеороликны бәяләде. Җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылды:

1 урын – Зәринә Заитова (Менделеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приюты);

2 урын – Арина Балашова (Питрәч районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приюты);

3 урын – Арина Лифантьева (Бөгелмә районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты).

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International