«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән терроризмны профилактикалау кысаларында викторина үткәрделәр

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында 13 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина «Син башка халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен беләсеңме?» темасына викторина уздырды. Терроризм идеологиясенә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү максаты белән үткәрелгән дәрестә мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Чара барышында тәрбияче балаларга Россия – күпмилләтле дәүләт, ә барлык милләт вәкилләренең үз гореф-гадәтләре барлыгы турында искә төшерде. «Без барыбыз да бер-беребездән аерылып торабыз, һәм нәкъ менә бу янау түгел, ә кыйммәт булып тора», – дип ассызыклады Наилә Дәүләтшина.

Аннан соң ике командага бүленеп балалар викторина этапларын уздылар, сорауларга җавап бирделәр һәм биремнәрне үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International