Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү эшендә индивидуаль һәм төркем эш формалары да кулланалар.
Салкыннар башлану белән салкын тию авыруларын кисәтү мөһим. Сулыш гимнастикасы – физик һәм психологик халәтне саклап калуның нәтиҗәле алымнарының берсе. Вертеброневрология һәм мануаль медицина институты хезмәткәре Светлана Воробьева җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар онлайн-дәрестә сулыш техникасын үзләштерделәр, кичергән авырудан соң сәламәтлекне яңадан торгызу өчен сулыш алу күнегүләре комплексын үтәделәр.
Яңа елда нейробика буенча дәресләр дәвам итте. Яшәүчеләр бик теләп эшкә кушылдылар. Ижау шәһәреннән Светлана Благодатских белән бергә алар сулыш алу күнегүләре башкардылар. Оригами техникасында өлкән кешеләр кәгазьдән песи ясадылар. Песине ике кул белән дә, уң һәм сул кулны чиратлашып та ясап карадылар.
Төркемнәрдән тыш, Алабуга интернат-йортында индивидуаль дәресләр дә үткәрелә. Шулай итеп, учреждение белгечләре бармак гимнастикасы, су-джок-терапиясе буенча дәресләр оештыралар.
Күзләр өчен гимнастиканы социаль хезмәткәр Анна Волкова уздыра, социаль хезмәтләр алучы Людмила белән дәресләр циклы төсне күрү һәм кабул итүгә юнәлгән.
Интернат-йортта яшәүче Эдуард К. социаль хезмәткәр Лилия Васылова җитәкчелегендә бармак гимнастикасы белән актив шөгыльләнә. Узган индивидуаль дәрестә җеп йомгагы белән күнегүләр башкардылар. Гади булып тоелган күнегүләр кулларның, бармакларның хәрәкәтчәнлеген саклап калырга мөмкинлек бирә.