Лениногорск районы яшүсмерләре белән Интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштеләр

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Интернет: уңай һәм тискәре яклары» дигән мәгълүмати дәрес үткәрде. Дәрестә балигъ булмаган балалар катнашты.

Чараның максаты булып информацион-коммуникацион мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртиптә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү юлы белән укучыларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү торды. Балалар белән Бөтендөнья пәрәвезенең уңай һәм тискәре яклары, интернет-бәйлелек һәм виртуаль киңлектә җинаятьчелек турында сөйләштеләр.

Очрашу ахырында катнашучылар Интернетта вакытны акыл белән һәм файдалы итеп үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, ә виртуаль дөнья беркайчан да яшьтәшләр белән реаль аралашуны алыштыра алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International